Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025/2026 елгы сезонның Континенталь хоккей лигасы плей-офф уеннары – 2026 елгы Гагарин Кубогы уеннары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы коллективы белән очрашты. Мондый очрашулар инде традициягә әйләнде.
«Ак Барс» хоккей командасы - безнең горурлыгыбыз», - диде Татарстан Рәисе спортчыларга, клубның тренерлар составына мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов хоккейчылар белән аралашу барышында республикада хоккейның үзенчәлекле статуска ия булуын белдерде.
Плей-офф уеннары башланыр алдыннан спортчыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: «Әлбәттә, уен ул уен. Ләкин без һәрвакыт сезнең белән. Ярыш көчле булачак, һәм һәркем җиңәргә тели. Без сездән үзегезне саклавыгызны сорыйбыз. Мин барыгызга да уңышлар һәм сәламәтлек телим. Татарстан һәрвакыт сезнең белән! Җиңсәгез - шатланырбыз, җиңелсәгез - сезнең белән бергә еларбыз. Сез - көчле команда, һәм бу иң мөһиме".
Уенчылар, үз чиратында, шулай ук Рөстәм Миңнехановка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Бөтен республиканың безнең өчен җан атуына без бик шат, диде «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятулин, һәм без җанатарларны сөендерү өчен бөтен көчебезне куячакбыз.
Бүген «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Хоккейчылар белән очрашуда шулай ук «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та катнашты.
Искәртәбез, «Ак Барс» командасы 1/8 финал стадиясен Чиләбенең «Трактор»ына каршы башлаячак. Матчлар 23 мартта Казанда старт ала. Икенче, өченче һәм дүртенче уеннар 25, 27, 29 мартта узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез