Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасына сезон өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Казанның "Ак Барс" хоккей командасының Гагарин Кубогының финал матчында ЦСКАга җиңелүен шәрехләде.

"Сез иң яхшы команда! Бөтен республика һәм миллионлаган җанатарлар сезнең өчен борчылдылар! Һәм, исәпкә карамастан, - сез безнең өчен барыбер чемпионнар!" - дип ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан башлыгы Зиннәтулла Билалетдиновка аерым рәхмәт белдерде һәм аны атаклы совет хоккейчысы Валерий Харламов белән чагыштырып, Татарстанның "Легенда №17" дип атады.

"Зиннәтулла шундый кыска вакыт эчендә команданы лидерлыкка кайтарды. Ул әйткәнчә - "бары тик намуслы хезмәт" "Ак Барс"ны финалга үткәрде!" - дип аңлатты Казан клубы остазына үз мөнәсәбәтен Миңнеханов.

Элегрәк хәбәр иткәнчә, «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалында оттырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре