• Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Аксакаллар шурасы белән хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселман Аксакаллар шурасы Генераль секретаре, судья Мөхәммәт Габделсәлам белән очрашты. Сөйләшүләр Казанда татар халык бәйрәме Сабан туен бәйрәм итү вакытында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте яза.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов дәрәҗәле кунакны сәламләде һәм аның Татарстанга килүенә шат булуын белдерде. Ул шулай ук мөселман Аксакаллар шурасы Рәисе, Әл-Әзһәр университетының югары имамы шәех Әхмәт Әл-Тайебкә хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде. Рәис дини лидер белән 2022 елда Манамада Бәһрәйн форумы кысаларында очрашуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов мөселман Аксакаллар шурасы белән хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. Ул ассызыклаганча, Россиядә Президент Владимир Путинның игътибары нәтиҗәсендә исламны илнең традицион диннәренең берсе буларак үстерү өчен барлык шартлар да булдырылган. Мисал итеп ул актив рәвештә мәчетләр төзүне, Ислам мәгарифенең күп дәрәҗәле системасын (шул исәптән мәдрәсәләр, Ислам институтлары һәм академияләрне) үстерүне атады. Аның сүзләренчә, республикада ике югары уку йорты – Россия Ислам институты һәм Казан Ислам университеты эшли.

Татарстан Рәисе хәләл индустрияне үстерү һәм хәләл яшәү рәвешен алга этәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Төбәктә бу юнәлештә системалы эш алып барыла, дип билгеләп үтте ул.

Судья Мөхәммәд Габделсәлам чакыру өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанга беренче тапкыр килүен, шулай ук Сабан туе бәйрәмендә беренче тапкыр катнашуын әйтте. Ул чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм Казанның архитектур кыяфәте һәм инфраструктурасының заманча дәрәҗәсе белән соклануын белдерде. Аның сүзләренчә, төбәкнең икътисади үсеше темплары аеруча тәэсир калдырган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре