Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш районына эш визиты белән килде. Аны ТР вице-премьеры авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов озата йөрде.

Актанышка килгәч, республика Рәисе урып-җыюда эшләүче механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, урып-җыю кампаниясе 68%ка үтәлгән - 23,6 мең га мәйданда җыелган. 98 мең тонна яңа уңыш җыелды. Уңыш - 41,3 ц/га. Басуларда 72 комбайн эшли. Көзге культураларны чәчү 11 мең гектар мәйданда планлаштырыла. Бүгенгә эшләрнең 44%ы башкарылган. Районның барлык хуҗалыкларында 30,7 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 10,5 мең баш савым сыеры. 1 сентябрьгә тулаем савым 58,7 мең тонна тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 9 мең тоннадан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Актанышта шулай ук 600 башка якын ат үрчетәләр. Районда авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм КФХларның тулай продукциясе 7 ай йомгаклары буенча 2 млрд 882 млн сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чорына карата үсеш - 26%.

Марат Җәббаров ассызыклаганча, Актаныш районы авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем продукциясе буенча да, авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме буенча да үсә бара. "Сөт терлекчелеген үстерү өчен яхшы шартлар. Монда сөткә сатып алу бәяләре иң югары - килограммы 40 сумнан артып китә", - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү һәм МХО зонасына кирәкле йөкләрне җибәрү буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

"Гомумән алганда, Актаныш - тотрыклы район. Биредә бик грамоталы команда. Бүген һәр аяз көннән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга, урып-җыюны һәм чәчү эшләрен оператив рәвештә төгәлләргә кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең күргәзмәсе белән танышты, шулай ук район тарихына һәм халык-гамәли иҗат осталарына багышланган экспозицияне карады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре