Рөстәм Миңнеханов Актанышта янгын сүндерү-коткару бүлегенең яңа бинасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре кысаларында 103 нче янгын сүндерү-коткару часте бинасында булды. Аны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов озата йөрде.

Янгын сүндерү-гамәли спорт белән шөгыльләнү өчен ике юллык дүрт катлы укыту-күнекмә манарасы булган өч машинага исәпләнгән төзекләндерелгән ике катлы янгын сүндерү депосы бинасын төзү быелның февралендә башланган һәм кыска вакыт эчендә тәмамланган. Хәзерге вакытта Актаныш районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы федераль хезмәтенең бер янгын-коткару часте, «ТР янгын сүндерү сагы» ДКУның өч аерым посты, бер ведомство янгын сүндерү командасы, 21 ирекле янгын сүндерү командасы хәрби нәүбәттә тора. 103 нче янгын сүндерү-коткару часте штатында - 42 кеше һәм өч берәмлек янгын сүндерү техникасы. Чыгу районында 30 социаль әһәмиятле объект, кешеләр күпләп була торган 15 эре объект, кешеләр төнлә эшләгәндә була торган 5 объект урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерү бүлегендә булды. Яңа бинада янгын сүндерү техникасын тоту һәм аңа хезмәт күрсәтү, административ һәм профилактик эш, укыту-тренировка дәресләре һәм шәхси составның ялы өчен билгеләнгән биналар күп. Республика Рәисе актлар залын, уку сыйныфын, эмоциональ бушату бүлмәсен һәм янгын сүндерү-гамәли спорт белән шөгыльләнү мәйданчыгын карап чыкты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре