Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ Күзәтчеләр советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышын уздырды. Чара махсус икътисадый зона территориясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Алабуга" - Россия махсус икътисадый зоналары арасында лидерларның берсе. Бүген МИЗ территориясе 43 уникаль импортны алыштыра торган җитештерүне үз эченә ала. Компанияләрнең табышы 238 млрд сум тәшкил итә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 179 млрд сумга җиткән. 25 меңнән артык эш урыны булдырылган.

«Алабуга" резидентларга заманча инфраструктураның бөтен комплексын тәкъдим итә. Шулай ук «Алабуга Политех» проекты гамәлгә ашырыла – Россия Федерациясендәге иң эре белем бирү үзәге, максатчан егәрлеге елына 10 мең студент тәшкил итә.

Утырыш барышында «Алабуга" МИЗ СҖТ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев 2040 елга кадәр махсус икътисадый зонаны үстерүнең перспектив планын тәкъдим итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре