Рөстәм Миңнеханов Алабуга районы башлыгы һәм мэры Рөстәм Нуриевның коронавирустан прививка ясатмаган пенсионерлар адресына әйткән сүзләрен һич ярамый торган гамәл, дип бәяләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президентының катгый реакциясе «район башлыгы чыгышыннан соң килеп чыкты, анда ул ветераннар адресына кимсетүле сүзләр әйтеп, әхлаксызлык күрсәткән», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
«Татарстанда ветераннар батырлыгына һәрвакыт рәхмәт белән карыйлар. Бу безнең изге бурычыбыз. Һәм без алар турында кайгыртуны һәм игътибарны алга таба да дәвам итәрбез. Алабуга районы башлыгы белдергән сүзләр дөрес гамәл түгел һәм ул иң катгый хөкем ителүгә лаек», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул республикада халыкка вакцинация узуның мөһимлеген аңлату буенча планлы эш алып барылуын әйтте. Президент фикеренчә, бары тик шушы принципка гына таянырга кирәк. Башка ысуллар, бигрәк тә мондый төрдәге арттырып җибәрүләрбулмска тиешлеген искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев коронавирустан прививка ясатмаган пенсионерлар адресына урынсыз сүзләр әйткән иде. Соңрак ул үз сүзләре өчен гафу үтенде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез