Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Алабугада балалар музей-мәгариф үзәген ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Алабугада балалар музей-мәгариф үзәген ачуда катнашты

Үзәкне булдыру идеясен Рөстәм Миңнеханов 2016 елда ук шәһәрнең тарихи өлешен әйләнеп чыкканнан соң ук әйткән иде. Проектны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан да акча бүлеп бирелде, иганәчеләр дә ярдәм итте. Үзәк XIX гасыр бинасында, мәдәни мирас объектында урнашкан.

Төп корпуска уку сыйныфлары, уен һәм экспозиция заллары, шулай ук заманча мультимедиа-аудиторияләр керә. Биредә балалар заманча музей технологияләре белән таныша ала: интерактив 3D-экспозицияләр, сенсор витриналар, дөнья музейлары һәм ЮНЕСКО һәйкәлләре буйлап виртуаль экскурсияләр, археологик артефактлар, архитектура һәйкәлләре һәм сәнгать әсәрләре реконструкциясен торгызу.

«Без сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшлибез. Бу үзәктә төзүчеләребез балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен шартлар тудырырга тырыштылар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре