Рөстәм Миңнеханов: «Алдагы биш елда ТКХ мәсьәләләрендә сизелерлек алга китәчәкбез»

Алга таба торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

"Капиталь ремонт һәм инженер челтәрләрен алмаштыру программаларын дәвам иттерү мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, ТКХ системасын яңарту программасы чараларының бер өлеше күпфатирлы йортларны тәртипкә китерүгә тотылачак. "Төп өлеше исә инженер челтәрләргә: су, җылылык, электр энергиясе һәм башкасына сарыф ителәчәк. Федераль ярдәм дә күрсәтеләчәк. Алдагы биш елда ТКХ мәсьәләләрендә сизелерлек алга китәчәкбез дип ышанам", - диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре