Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенконы “Дуслык” ордены белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белоруссия Президентына “Дуслык” ордены тапшырган. Бу хакта “Реальное Время” “Пул Первого” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

“Дуслык” ордены – әһәмияте ягыннан икенче урында торучы Татарстан дәүләт бүләге. Ул 2015 елның 25 апрелендә гамәлгә куелды. Иң югары дәрәҗәдәгесе – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале исә – әһәмияте ягыннан өченче бүләк.

Исегезгә төшерәбез: Александр Лукашенко бүген Казанга килде. Ул “Киләчәк уеннары” чараларында катнашачак. Ярышларны ачу тантанасына шулай ук башка чит илләр башлыкларының да килүе көтелә.
Бүген Белоруссия лидеры Казанда Мактаулы кунаклар китабында язу калдырган. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка алтын каләм бүләк иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре