Бөек Җиңү көне алдыннан махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгында чираттагы бүләкләү тантанасы узган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында хәбәр итеп, пост һәм видео урнаштырган.
- Сугышчыларыбызга республика дәүләт бүләкләре тапшырылды. Рәхмәт аларга! Алар сынмас ихтыяр һәм бурычка тугрылык үрнәге!
Бүләкләүдән соң иҗат төркеме хәрбиләр өчен бәйрәм концерты оештырган.
Егетләребезгә дан! Горурланабыз! - дигән Республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез