Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре барышында яшь нефтьчеләр арасында һөнәри осталык конкурсының ачылыш тантанасында катнашты.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, мондый бәйгеләр яшь белгечләргә үз белем һәм күнекмәләрен күрсәтергә, эштәге гадәти алымнарга яңача карарга, хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнергә һәм иң яхшы практикаларны үзләштерергә мөмкинлек бирә.
«Конкурста алган тәҗрибәгез алдагы эшегездә һичшиксез ярдәм итәчәк. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Рәисе конкурс мәйданчыкларын карады. Нефтьчеләр арасында беренче һөнәри осталык бәйгесе Әлмәттә 1970 елда ук уздырылган. Быел ярышлар 32 мәйданчыкта оештырылган, финалда 436 белгеч катнаша.
Рөстәм Миңнеханов скважиналарны җир асты ремонты бригадалары, нефть һәм газ чыгару операторлары, медицина хезмәткәрләре, автозаправка станциясе эшчеләре, бораулау бригадалары, электромонтерлар һәм башка белгечләр арасындагы ярышларны күзәтте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез