Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кыла, анда ул Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашачак.
Визиты барышында республика Рәисе төзелеше тәмамланган перинаталь үзәктә булды. Объект Әлмәт районара күп юнәлешле хастаханәсе составына керә. Перинаталь үзәктә 168 хатын-кыз ятагы һәм 85 бала ятагы җиһазландырылачак. Ел саен биредә 3 меңгә кадәр бала таба алачаклар. Яңа объект шәһәрнең һәм республиканың көньяк-көнчыгышында гына түгел, бөтен Татарстанда да сәламәтлек саклау системасында мөһим звенога әвереләчәк.
Рөстәм Миңнеханов яңа медицина үзәге биналарын карады. Биредә барысы да каралган: ашыгыч операцияләр һәм ярдәмче репродуктив технологияләр үзәге булган хатын-кызлар консультациясе белән заманча кабул итү бүлегеннән алып аналар һәм яңа туган балалар өчен махсус бүлекләргә кадәр.
Шулай ук республика Рәисе табиблар белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда медицина инфраструктурасын яңартуга һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен лаеклы шартлар тудыруга зур игътибар бирелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез