Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге яңа перинаталь үзәктә булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кама аръягына эш сәфәре барышында Әлмәттә яңа перинаталь үзәкне карады. Республика җитәкчесе бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, перинаталь үзәктә алты шәхси бала тудыру залы, дүрт операция бүлмәсе, «Ана һәм бала» палаталары, уңайлы көтү зоналары бар.

Фото: max.ru/rustamminnikhanov

«Әлеге үзәк, көмәнлелекне планлаштырудан һәм репродуктив технологияләрдән алып катлаулы патологияләр белән туган сабыйларны карау һәм ЭКОга кадәр, республикабызның Көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүнең тулы циклын тәэмин итә!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджерындагы каналында.

Миңнеханов әлеге перинаталь үзәкнең бөтен Кама аръягына хезмәт күрсәтәчәген искәртте. Анда республиканың әлеге өлешендә яшәүче 110 меңгә якын хатын-кыз беркетелгән инде. Анда генетик тикшеренүләр узарга да мөмкин.

Фото: max.ru/rustamminnikhanov

«Бу үзәктә туган балаларга, аларның әти-әниләренә, якыннарына бәхетле һәм исән-имин тормыш телим!» – ди Рөстәм Миңнеханов.

Медицина үзәгенә килгән республика җитәкчелеге Зариповлар гаиләсен кызлары Ясминәне үзәктән чыгарулары белән котлаган. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре