Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин рәислегендә уза.
Конференциядә Татарстан Рәисе Россия Хөкүмәте чакыруы буенча катнаша.
Чарада Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан премьер-министрлары катнаша. Әлеге дәүләтләр экология мәсьәләләрендә ике яклы форматта, шулай ук халыкара берләшмәләр кысасында үзара хезмәттәшлек итеп килә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан әлеге илләр белән, шул исәптән экология мәсьәләләрендә, актив төстә берлектә эшли. Аерым алганда, конференциядә биотөрлелекне саклау темасы карала. Мәсәлән, биш илнең уртак тырышлыгы белән Россиядә, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда гына яши торган кар барсы санын торгызу мәсьәләсе көн тәртибенә чыгарылган.
Татарстан көче белән Алтайның Мәймә районында «Карым» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте территориясендә «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәге булдырылган. Хәзер анда дүрт барс яши. Өчесен, популяцияне ныгыту максатында, Кыргызстан тапшырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез