Рөстәм Миңнеханов Ан-24 самолеты һәлакәткә очрау сәбәпле, кайгы уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тында янында Ан-24 самолетының һәлакәткә очравы сәбәпле, Амур өлкәсе губернаторы Василий Орловка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Кайгынамәдә  Татарстан халкыннан һәм шәхсән республика Рәисе исеменнән кайгы уртаклашу сүзләре җиткерелгән.

«Яшь кешеләрнең һәм балаларның әлеге фаҗига корбаны булуы бик аяныч. Һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының ачы хәсрәтен уртаклашабыз, аларга кайгы уртаклашу һәм таяныч сүзләре җиткерүне сорыйбыз. Приамурье халкы белән бергә кайгырабыз», – диелгән телеграмма текстында.

Искәртеп үтәбез, «Ангара» авиакомпаниясенең Ан-24 самолеты Благовещенскида Тындга очканда Амур өлкәсендә тау битендә һәлакәткә очрады. Оператив хезмәтләр мәгълүматына караганда, бортта 40 кеше, шул исәптән ике бала һәм экипажның алты әгъзасы; өлкә губернаторы Василий Орлов мәгълүматлары буенча – 43 пассажир, шул исәптән биш бала да булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре