Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов партнерлык финанслары буенча торак сатып алганда Ана капиталын файдйлану мөмкинлеген тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул “Россия – Ислам форумы: KazanForum” кысасында узган сессиядә әйтте.
“Ислам банкингына бәйле тәҗрибәдә катнашучыларга торак сатып алганда Ана капиталын файдалану мөмкинлеген бирергә кирәк. Ә ни өчен юк? Мондый мөмкинлектән һәркем файдалана ала бит. Аермасы нидә? Без барыбыз да бу илдә яшибез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, дини гаиләләр арасында күп балалылар күп. “Тәҗрибә кысасында ипотека алу мөмкинлеге белән нәкъ менә шундый гаиләләр кызыксына”, – диде Татарстан Рәисе.
Билгеле булганча, 2023 елның 1 сентябреннән илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда партнерлык финансларын сынап карауга бәйле ике еллык тәҗрибә башланды. Аның төп максаты – ислам һәм традицион финанслау өчен шартларны тигезләү. Ул хәләл банкингны үстерергә ярдәм итәр, шулай ук, ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә булышачак дип тә көтелә.
Ислам банкингы традицион банк системасыннан аерыла һәм ул дингә таяна.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез