Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арбитраж судының узган елдагы эш йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышында шулай дип белдерде. “Татарстан арбитраж суды хуҗалык итүче субъектларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ышанычлы төстә саклауны тәэмин итә”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, барлык икътисади бәхәсләрнең өчтән бер өлешен банкротлык буенча эшләр тәшкил итә. Татарстан Рәисе шул сәбәпле мондый эшләрне аерым игътибар үзәгенә алырга, оешмаларның түләү сәләтен саклауга юнәлдерелгән процедураларны актив кулланырга чакырды. “Интеллектуаль хокукларны саклау зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль мөлкәт өлкәсендәге бәхәсләр намуссыз көндәшлек коралына әйләнергә тиеш түгел. Моңа аерым игътибар итәсем килә, чөнки республика абруена һәм инвестицион климатка турыдан-туры йогынты ясый бу”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, суд карарларын үтәү мәсьәләсе көн кадагында булып кала. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, суд карарлары үз вакытында һәм тайпылышсыз үтәлергә тиеш. “Бу җәһәттән суд приставлары хезмәте белән нәтиҗәле төстә берлектә эшләүне тәэмин итәргә, шулай ук эшнең яңа формаларын эзләргә кирәк”, – дип йомгак ясады ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез