Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов А.Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында булды. Визиты Россия Фәннәр академиясе академигы, институтның фәнни җитәкчесе Олег Герольдович Синяшинның 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

Республика Рәисен Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башкалар озата йөрде. 

А.Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты 1945 елда нигезләнә. Россия Фәннәр академиясенең Идел буендагы иң эре фәнни химик үзәге булып тора, аның тематикасы фундаменталь тикшеренүләр уздыруга да, илнең һәм төбәкнең гамәли бурычларын хәл итүгә дә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта институт дөньякүләм химия фәненең танылган үзәге булып тора, ул күп кенә заманча юнәлешләрне үстерә: яңа дарулар һәм биомедицина технологияләре эшләү, бирелгән үзлекләре булган инновацион материаллар булдыру, «яшел» химия һ. б. Институтта барлыгы 233 фәнни хезмәткәр эшли. 

Рөстәм Миңнеханов институтның тикшеренү эшчәнлеге, фармацевтика, экология, фосфор химиясе өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр, шулай ук углеводород чималын эшкәртү процессын оптимальләштерү өлкәсендәге инновацион алымнар белән танышты. 

Татарстан Рәисе шулай ук онкология авыруларын дәвалау өчен яңа нәтиҗәле чаралар эзләү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән «Редокс-актив молекуляр системалар» дөнья дәрәҗәсендәге дисциплинаара лабораториясендә булды. Хәзерге вакытта лаборатория тикшеренүләренең төп юнәлеше булып антимикроб терапия һәм шеш авырулары терапиясе өчен гибрид дару препаратларының яңа типларын булдыруга якын килүне эшләү тора, аларның тәэсире фотодинамик терапия һәм фотофармакология алымнарының принципиаль яңа ярашуына нигезләнгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан һәм Россия Фәннәр академиясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алар арасында 2027 елда атаклы химик Александр Арбузовның 150 еллык юбилеен бәйрәм итү һәм Казанда төзеләчәк академик фән үзәге кысаларында уртак эш перспективалары бар. Искәртәбез, әлеге проектны элегрәк Россия Президенты хуплаган иде.

Яшьләр арасында табигый-фәнни дисциплиналарны популярлаштыру турында аерым фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада «Физика-математика алгарышы» проекты үзен яхшы яктан күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә аңа охшаш «Физика-химия алгарышы»ын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре