Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Россия Президентының дәүләт лидерлары белән очрашуларында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Иран Ислам Республикасы Президенты Мәсгуд Пезешкиан һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән эшлекле очрашуларында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәсгуд Пезешкиан белән әңгәмә барышында Владимир Путин билгеләп үткәнчә, безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр шактый уңай үсә. Узган ел товар әйләнеше 13%ка арткан, ә быел беренче өч кварталда – тагын 8%ка.

«Без төп зур проектларыбыз буенча эшләүне дәвам итәбез. Бу «Бушер» АЭСна да кагыла, бу, «Төньяк – Көньяк» маршрутын да кертеп, инфраструктура үсешенә кагыла. Без газ, электр энергиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышабыз. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур эш дәвам итә», - дип ассызыклады Россия Президенты.

Иран Президенты Владимир Путинга илнең халыкара аренадагы сәяси позицияләрен хуплавы өчен рәхмәт белдерде.

Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган очрашуында шулай ук ике яклы элемтәләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Төркмәнстанда эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - Халыкара тынычлык һәм ышаныч елына, Халыкара нейтралитет көненә һәм Төрекмәнстанның Даими нейтралитетының 30 еллыгына багышланган форумда катнашу.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре