Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Әтиләр көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында Әтиләр көне белән котлау урнаштырды.

«Әти барысын да булдыра! Алар шулай саный һәм бу дөрес. Һәр бала җиңүе артында әтисенең ышанычы һәм аның акыллы киңәшләре тора. 

Барлык әтиләргә бетмәс-төкәнмәс энергия, әтилек шатлыгы һәм гаиләдә үзара аңлашу телим!
 
Әти мәхәббәтенең чиге юк. Ул көндәлек кайгыртуда һәм сиздермичә генә ярдәм итүдә чагыла. Бүген һәр әти үз гаиләсенең лаеклы игътибарын һәм рәхмәтен алсын. Бәйрәм белән котлыйм, дуслар! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете телим!» – диелә котлауда.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре