Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында бүгенге шартларда автомобиль сәнәгатенә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Илнең автомобильләр җитештерү тармагындагы кыенлыклардан чыгып, федераль үзәктә автопром предприятиеләренә ярдәм итү мәсьәләсе буенча эшләргә кирәк», – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, гомуми кыенлыкларга карамастан, республика предприятиеләре үсүен дәвам итә. Аерым алганда, «Соллерс» төрле класстагы яңа биш автомобиль моделен җитештерүне җайга салган. Шул ук вакытта, дизель двигательләрен кертеп, автокомпонентлар җитештерүне булдырган.
Моннан тыш КамАЗ электробуслар, пилотсыз автомобильләр һәм водородлы технологияләр өлкәсендә инновацион проектларны эзлекле төстә гамәлгә ашырып килә. Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, җитештерү куәтләрен киңәйтү һәм автомобильләр җитештерүне арттыру автогигантның төп бурычы булып кала.
Татарстан Рәисе басым ясап әйткәнчә, илебез автопромын үстерү республика һәм, гомумән, ил икътисады өчен стратегик әһәмияткә ия, шулай ук эш урыннарын саклап калуга һәм Татарстанның сәнәгатьтәге мөмкинлекләрен арттыруга ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез