Рөстәм Миңнеханов: «Авыл җирлекләре җитәкчеләре – безнең таяныч»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районы активы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашты.

Кама Тамагы районы башлыгы кырларда урып-җыю эшләре барышы турында хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, урып-җыю эшләре яхшы темпларда бара, шул исәптән май культураларын да җыю эшләренә керешәчәкләр. «Һава торышы уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирер, дип өметләник. Якынча 25 августка төгәлләргә ниятлибез», – диде Наил Вазыйхов.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада 2 млн 215 мең тонна ашлык суктырылган. Гомумән алганда, республика буенча бөртекле культуралар мәйданнарының якынча 42% җыеп алынган, уртача уңыш – 42,5 ц/га.

Министр билгеләп үткәнчә, Кама Тамагы районында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре бара, шулай ук туфракны эшкәртү дә параллель рәвештә алып барыла, чәчүгә әзерлек бар.

Район активы белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов, авыр икътисади вәзгыятькә карамастан, республикада инфраструктураны үстерү белән бәйле барлык программалар дәвам итәчәк, шул исәптән бу юл челтәренә, сыйфатлы су белән тәэмин итүгә һ.б. басым ясады. Ул шулай ук бүген хакимиятнең таянычы – авыл җирлекләре җитәкчеләре, турыдан-туры кешеләр белән эшләүчеләр булуын ассызыклады. «Безнең таяныч – торак пунктлар җитәкчеләре», – диде Рәис. Шулай ук республика рәисе, бүген мөһим бурычларның берсе – СВО катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү икәнлеген әйтте. Безнең сугышчыларга ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.

Шулай ук районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре товарлары күргәзмәсе оештырылды. Биредә «Император питомнигы» (декоратив үсемлекләр үсентеләре), «Август» агрофирмасы, җирле умартачылардан бал, «Красный Восток» агрохолдингы һ.б. продукцияләре тәкъдим ителде.

Кама Тамагы районына эш сәфәре кысаларында, Рөстәм Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр ат фермасы – «Нуриев Р.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре