Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов авыл күперләрен торгызу буенча яңа программа әзерләргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгына авыл күперләре корылмаларына инвентаризация үткәрергә һәм шуның нигезендә аларны торгызуның яңа программасын эшләргә кушты.

Бу хакта республика җитәкчесе ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде. "Юл хуҗалыгы өлкәсендә быел 111 млрд сумлык чаралар гамәлгә ашырыла. Сокуры авылын һәм Лаеш үзәге объектларынурап узу буенча төзелеш бара", - диде Миңнеханов. Аның сүзләренчә, терәк юл челтәрен алга таба үстерү өчен Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгына федераль үзәк белән яңа эре озак сроклы юл объектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Рәис шулай ук республикада урам-юл челтәренә аерым игътибар бирелүен өстәде. Быел 1,2 мең км юл төзекләндереләчәк, авыл җирлегендә 974 км юл норматив хәлгә китереләчәк, диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре