Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы - икътисадбызның төп тармакларының берсе

Авыл хуҗалыгы - республика икътисадының төп тармакларының берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Иртәгә, 11 октябрьдә, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Бу өлкәдә 70 мең татарстанлы эшли. 2025 ел йомгаклары буенча республикада 404,5 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында алда бара. Тулаем алганда, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми күләме 795 млрд сумга җиткән. Күп кенә башка юнәлешләр буенча республика ил күләмендә шулай ук алдынгы урыннарны алып тора.

"Быелгы йомгаклар - 4 млн тоннага якын ашлык, 2,2 млн тонна шикәр чөгендере, 1 млн тоннадан артык майлы культуралар, 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә. Без кышка җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләдек", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Татарстан эре мөгезле терлекләр саны буенча иң эре төбәкләрнең берсе. Барлыгы 803 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 307 меңе сыерлар. Быел 2,5 млн тонна сөт савып алу күрсәткеченә якынлашу планлаштырыла - бу илдә беренче урын. Күптән түгел республиканың казанышлары Мәскәүдә «Алтын көз» күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Республика агросәнәгать комплексы эшенә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин югары бәя бирде.

Татарстанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан төп чаралар 22 октябрьгә планлаштырылган. Районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов тармакның иң яхшы вәкилләрен хөрмәтләүне бөтен җирдә оештырырга кушты.

"Агросәнәгать комплексының барлык ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң яхшы теләкләр", - диде республика Рәисе.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре