Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котлады: "Сез тырышып эшләгәнгә күрә, кешеләрнең өстәлендә һәрвакыт икмәк, ит, сөт һәм яшелчәләр бар"

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен «Казан Экспо» үзәгендә зурладылар. Кыр батырлары, уңган терлекчеләр, хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгатьнең төрле тармакларындагы тырыш кешеләргә рәхмәт сүзен җиткерергә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.     

– Бу – туган җирен ихлас яратучы, хезмәт сөючеләр бәйрәме. Сез тырышып эшләгәнгә күрә, кешеләрнең өстәлендә һәрвакыт икмәк, ит, сөт һәм яшелчәләр бар. Быелгы ел авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмады. Шуңа карамастан, лаеклы уңыш җыеп алынды. Басулардан 3,5 млн тонна икмәк кайтты, 1,5 тонна шикәр чөгендере, 790 мең тонна бәрәңге, 250 мең тонна яшелчә җыеп алырга ниятлибез, терлекләргә җитәрлек күләмдә азык әзерли алдык. Сезнең һәр кайсыгыз бу эшкә зур өлеш кертте. Игелекле, тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел иң күп иген уңышын Тәтеш (179 мең тонна), Буа (165 мең тонна), Арча (159 мең тонна) районнарында җыеп алдылар. Уңдырышлылык буенча Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара һәм Кама Тамагына тиңнәр юк. Сөт буенча Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнары алда бара. Мамадыш һәм Тукайда итне күп җитештерәләр.

Татарстан Рәисе алдынгы хуҗалыклар, фермерлар, механизаторлар, терлекчеләрне аерым телгә алды һәм рәхмәт әйтте.

– Безнең бурыч – авыл кешесенә заманча, уңайлы тормыш шартлары булдыру. Республикада территорияләрне комплекслы үстерүне күздә тоткан 44 программа эшли, – диде Рөстәм Миңнеханов.

"Агросәнәгать комплексы актив үсештә. Без тармакка системалы ярдәм күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тантанада республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре