• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелган халыкны Сабантуй көне белән котлады

Бүген Казанның өч мәйданчыгында Сабан туйлары гөрли.

Тынычлык бистәсендә узган бәйрәмдә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, РФ премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Бүген бик матур бәйрәм, барыгызны да котлыйм. Оештыру өчен шундый зур көч куелган. Районнарыбыз бик матур әзерләнгән, барыгыз да олы хезмәт куйган, рәхмәт сезгә», – диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук бүген махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләрне искә алдылар.
Бәйрәмгә алдынгы авыл хезмәтчәннәре, җитештерү алдынгылары, 50 ел бергә яшәүче парлар, аксакаллар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, гаиләләре чакырылган иде.

«Бәйрәмдә бер генә теләк – җиңү», – диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре