Рөстәм Миңнеханов “Балкыш” фестивалендә катнашучыларны сәламләде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” республика фестивалендә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү хаты юллаган. Чара алдыннан хатны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып үткән.

“Хөрмәтле лауреатлар, тантаналы чарада катнашучылар һәм кунаклар! Сезне ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” республика фестивалендә сәламлим! – диелгән Татарстан Рәисе хатында. – Сезнең тырышлык белән ул республика мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнде.
Беренчесеннән башлап, фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта. Бүген ул 25 меңнән артыграк кешене берләштерә. Өлкән буын вәкилләренең, рухи яшьлеген саклап, фестиваль хәрәкәтен үстерүе, яңадан-яңа тарафдарларын җәлеп итүе күңелдә канәгатьлек хисләре уята.

Фестивальдә катнашучыларның күп төрле таланты хөрмәтле ветераннарыбызның бик зур иҗади мөмкинлекләргә ия булуын күрсәтә. Башкару осталыгыгыз, бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, сәнгатькә тугрылыгыгыз эчкерсез соклану һәм хөрмәт уята.

Гала-концертның әһәмиятле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан уздырылуы чараны аеруча мөһимгә әйләндерә. Фестивальнең алга таба да үзешчән сәнгатьне үстерүгә, өлкәннәрнең ялын оештыру һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам.

Туып-үскән республикабызны иҗади үстерүгә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәм һәм фестивальдә катнашучыларның һәммәсенә илһам, иҗади уңышлар, тамашачыларга – талантлы башкаручылар белән очрашудан онытылмаслык тәэсир алуны телим!”

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре