Ул социаль ипотека республика программасы кысаларында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Өч катлы бер подъездлы бу йортта күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм «Арендалы торак» программасында катнашучылар яшәячәк. Барлык фатирлар да чиста бизәлештә файдалануга тапшырыла, ике контурлы җылыту казаннары, сантехника, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин республика җитәкчелегенә гражданнарның торак шартларын яхшыртуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Дәүләт торак фонды программасы буенча без актив эшлибез. Күп фатирлы йортларга ихтыяҗ зур. Киләсе елда тагын берничә шундый йорт төзү планнары бар", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов яңа фатирга күчүчеләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлады. Аннары Татарстан Рәисе яңа йортта торак алган күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсенә кунакка керде. Ирле - хатынлы Ринат һәм Наталья - алты бала әти-әниләре. Иң кечесе Денис балалар бакчасына йөри.
Дәүләт торак фондының быелга инвестиция планы Татарстанда гомуми мәйданы 161,7 мең кв. м булган 3274 фатирлы 35 йорт төзүне күздә тота. Бүгенгә ул 93%ка үтәлгән. Социаль ипотека республика программасы 2005 елда старт алды һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен - гражданнарның торак белән тәэмин ителешен арттыруны үтәргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез