Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов судьяларны республикада җәмәгать юстициясе оештырылуга 25 ел тулу уңаеннан котлады. Котлауны юбилейга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып үтте.
“Республикабызда чирек гасыр элек торгызылган җәмәгать судьялары институты гражданнарның суд яклавына конституцион хокукларын тәэмин итү буенча дәүләт структурасының мөһим буынына әйләнде. Аны уңышлы торгызу һәм үстерү – федераль суд реформасын нәтиҗәле төстә гамәлгә ашыруның ачык үрнәге”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында.
Ул республикада барлык суд эшләренең 70 проценттан артыграгын җәмәгать судьялары каравын басым ясап әйткән. “Гаять зур эш бу. Сез аны, югары дәрәҗәдә һөнәри осталык, җаваплылык һәм гаделлелек принцибына тугрылык күрсәтеп, тел-теш тидергесез башкарасыз”, – диелгән Татарстан Рәисе мөрәҗәгатендә.
 Рөстәм Миңнеханов намуслы хезмәтләре һәм республиканың суд системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен җәмәгать судьяларына рәхмәт белдергән. Ул шулай ук аларның эшчәнлегенең алга таба да гаделлек һәм законның һәр нәрсәдән өстен булуына ярдәм итүен теләгән.
Татарстан Рәисе җәмәгать юстициясенең чишмә башында торган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткергән. “Тәүге тапкыр билгеләнгән җәмәгать судьялары арасыннан бишесенең, бәһасез тәҗрибәсен яшь коллегаларына тапшырып, эшчәнлекләрен дәвам иттерүе күңелдә канәгатьлек хисләре уята”, – дип билгеләп үткән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез