«Махсус хәрби операция зонасына сәфәр вакытында Татарстан делегациясе безнең хәрби хезмәткәрләр белән очрашулар үткәрде һәм аларны республика дәүләт бүләкләре белән бүләкләде. Батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, сугыш бурычларын башкарганда, каһарман якташларыбыз «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Егетләребез белән һәр очрашу – шәхсән рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге. Безнең сугышчылар лаеклы көрәшәләр, Татарстан аларның һәрберсе белән горурлана. Батырларыбызга дан һәм зур хөрмәт!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез