Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында урып-җыю эшләрен һавадан төшергән видеоны урнаштырды.
«Татарстанның көньяк-көнчыгышында – Баулы һәм Ютазы районнарында кыр эшләре барышы белән танышабыз», – дип язган ТР Рәисе.
«Һава торышы шартлары уңайлашкан очракта, урак өстен сентябрь урталарына кадәр югалтусыз тәмамларга була, дип ышандырдылар [аграрийлар]», - дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез