«Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов Якын Көнчыгыш тирәсендә хәзерге вакытта үсеш алучы хәлгә борчылуын белдерде. Яклар хәрби хәрәкәтләрне туктату һәм сөйләшүләргә кире кайту кирәклегендә килештеләр.
«Россия Федерациясе конфликтларны дипломатик юл белән хәл итү яклы, кеше корбаннарына һәм инфраструктураның җимерелүенә китерүче теләсә нинди көч куллану күренешләренә каршы», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Стратегик күзаллау төркеменең төп принциплары цивилизацияләр диалогы булып калуын ассызыклады һәм якын киләчәктә хәлнең тотрыклануына өмет белдерде.
Үз чиратында, Бәхрәйн Короле Рөстәм Миңнехановка игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең шалтыратуыгыз, шәхси игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сез – безнең ил өчен зур дус. Бу ярдәм безнең өчен мөһим», – дип ассызыклады Хамад ибн Иса Әл Хәлифә.
Бәхрәйн Короле шулай ук хәзерге вакыттагы хәлнең кискенләшүе бөтен төбәкнең куркынычсызлыгына янавын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов конфликтны тыныч юл белән хәл итүгә ярдәм итә алырлык теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез