
Россия Генераль прокуроры Александр Гуцан утырышта катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан җитәкчелегенә чараны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"Безнең очрашу Казанда - Россиянең иң борынгы һәм иң матур шәһәрләренең берсендә, мәдәни синтезның уникаль урынында уза. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Казан Кремле территориясендә православие соборы һәм мәчет гармонияле янәшә тора. Монда Көнчыгыш һәм Көнбатыш тынычлыкта һәм татулыкта яши. Күршелек, ышаныч, үзара аңлашу атмосферасының безнең профессиональ аралашуыбызның да нигезе булуын билгеләп үтү миңа аеруча шатлыклы», - диде Александр Гуцан.
Ул билгеләп үткәнчә, утырыш барышында активларны чит илдән кайтаруга бәйле мәсьәләләр каралачак. "Бу теманың актуальлеге беренче чиратта трансмилли җинаятьчелек үсешенә бәйле. Законсыз керемнәр кыска вакыт эчендә юрисдикцияләр арасында күчерелә, номиналь хуҗаларга рәсмиләштерелә, аноним виртуаль активларга конвертацияләнә. Шул ук вакытта халыкара хезмәттәшлекнең традицион механизмнары һәрвакытта да бу чакыруларга оператив һәм нәтиҗәле җавап бирергә мөмкинлек бирми. Вәзгыятьне аерым дәүләтләр җитәкчелеге тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтү һәм экстрадиция мәсьәләләрен сәясәтләштерү катлауландыра. Бу шартларда безнең уртак куркынычларга каршы тору буенча хокукый һәм гамәли карарларны бергәләп эшләү өчен көчебезне берләштерү аеруча мөһим», - дип ассызыклады Россия Генераль прокуроры.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре белән хезмәттәшлек Татарстан Республикасы халыкара эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора, Россия Федерациясе белән Бердәмлек илләре арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә.
Соңгы дистә елларда Казан еш кына иң актуаль халыкара проблемалар буенча, шул исәптән киң Евразия киңлегендә хәл ителешләр эзләү өчен диалог мәйданчыгы булып тора.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы берничә тапкыр БДБ линиясе буенча зур чаралар уздыру урынына әверелде: Бердәмлек дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары саммитлары, министрлар очрашулары, тармак форумнары, конференцияләр, спорт ярышлары.
"Күп кенә Бердәмлек илләре белән бездә хезмәттәшлек турында рамкалы килешүләр имзаланды, уртак эшнең юл карталары гамәлгә ашырыла. Партнерлык төбәкара дәрәҗәдә дә уңышлы үсә. Татарстанның Әзәрбәйҗанда, Беларусьта, Казахстанда, Төрекмәнстанда һәм Үзбәкстандагы чит ил вәкиллекләре тышкы элемтәләрне саклауда мөһим корал булды. Безнең башкалада Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан һәм Беларусь генераль консуллыклары ачылды», - диде республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, узган ел Татарстанның БДБ илләре белән товар әйләнеше якынча 2,6 млрд доллар тәшкил иткән. Бердәмлек дәүләтләрендә Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре продукциясе яхшы тәкъдим ителә, эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Казаннан Үзәк Азиянең күпчелек эре шәһәрләренә һәм Беларуська туры авиарейслар башкарыла. Республика Россия Федерациясенең якын чит илләр белән уртак хөкүмәтара комиссияләре эшендә актив катнаша.
БДБ илләре белән гуманитар өлкәдә дә зур уртак эш алып барыла. Татарстанда 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала, аларның яртысыннан артыгы - Бердәмлек илләреннән. БДБ илләре халыкларының милли-мәдәни автономияләре уңышлы эшләп килә. Бердәмлек илләре территориясендә 700 меңгә якын татар яши, татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәкләре эшли, чаралар оештырыла, милли татар бәйрәме Сабантуй үткәрелә.
"Ышанам ки, Татарстанның БДБ илләре партнерлары белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләрен алга таба үстерү республикабызның уңышлы үсешенә, аның конкурентлык сәләтен арттыруга, халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк. Ышанам ки, иң яхшы хокук саклау һәм күзәтчелек тәҗрибәләре белән алмашу актуаль проблемалар буенча фикер алышу һәм аларны хл итү буенча уртак перспектив карарлар эшләү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш барышында Александр Гуцан Россиядә активларны чит илдән кайтару буенча эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча тәкъдимнәр әйтте. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан әлеге мәсьәләнең керемнәрне легальләштерүгә каршы тору илкүләм системасына кертелүенә һәм стратегик өстенлекләрнең берсе дип игълан ителүенә игътибар итте.
"Моннан чыгып норматив база һәм хокук куллану практикасы камилләштерелә, җинаятьчел милекне илдән чыгару өчен алшартлар бетерелә. Активларны кире кайтару буенча бердәм алгоритм гамәлгә ашырыла. Ул юстиция, чит ил эшләре, финанс разведкасы, алдан тикшерү һәм башкаларның чит илдә милекне табу һәм аны тартып алу буенча чаралар күрү буенча гамәлләренең килешенгәнлеген тәэмин итә. Бу эшне оештыруда Генераль прокуратурага әйдәп баручы роль бирелгән", - дип ассызыклады Александр Гуцан.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген БДБ илләре криптовалюта һәм башка виртуаль активларны ачыклау һәм туктату, аларның цифрлы эзләрен теркәү, бәясен саклау зарурлыгы белән очраша. Бу бурычларны хәл итү өчен Россиядә Генераль прокуратураның турыдан-туры катнашында закон белән цифрлы валюта һәм цифрлы хокуклар әйләнеше җайга салынган. Аларны кулга алу һәм конфискацияләү мөмкинлеге каралган, аны тартып алу һәм саклауны тәэмин итү үзенчәлекләре билгеләнгән.
"Беләм, охшаш җайга салу безнең бердәмлекнең барлык илләрендә дә үсә. Шуның белән бергә, криминаль чакыруларның трансчик характерын исәпкә алып, халыкара дәрәҗәдә гомуми хокукый һәм технологик стандартлар, үзара хезмәттәшлекнең оператив цифрлы формаларын эшләп чыгаруның объектив ихтыяҗы туды. Әлеге бурычларны хәл итүгә БДБ илләренең активларны чит илдән кайтару өлкәсендә хезмәттәшлек турында шартнамә төзү тулы күләмдә ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте Александр Гуцан.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы дәүләтләрнең генераль прокурорларының Координация советы 1995 елда төзелгән. 2000 елда ул бердәмлекнең дәүләтара органы статусын ала. Төп бурычлар арасында: БДБ илләре прокуратураларының үзара хезмәттәшлеге, тәҗрибә уртаклашу һәм законлылык һәм хокук тәртибе өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне ныгыту. Координацион советның алдагы утырышы былтыр Дүшәнбедә (Таҗикстан Республикасы) узган иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез