Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат үзәге.

Татарстан белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте арасында хезмәттәшлекне ныгыту өлешендә берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Алар республиканың җинаять-башкарма системасын камилләштерүгә, учреждениеләрдә хокук тәртибен һәм законлылыкны тәэмин итүгә кагылды.

Аркадий Гостев Казанга бүген Татарстан башкаласында узачак БДБ илләре пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре Советының XI утырышында катнашу өчен килгән. Әлеге платформада алдынгы тәҗрибә уртаклаша, дәүләтара пенитенциар хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре карала. 2026 елда Совет үзенең 11 еллыгын билгеләп үтә.

Очрашуда шулай ук Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалиев, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре