Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов белән Дмитрий Патрушев биотехнология заводына нигез салуда катнашты

«Зелёная долина» махсус икътисадый зонасының Түбән Кама мәйданчыгында Россиядә югары сыйфатлы азык аминокислотасы - DL-метионин җитештерү буенча беренче завод төзелешен башлап җибәрү тантанасы узды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Eppen Йен Сяопин компаниясен гамәлгә куючы, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев катнашты. 

Предприятие Түбән Кама районында төзелә торган яңа биотехнологик кластерның төп проектларының берсе булачак һәм «Зеленая долина» махсус икътисадый зонасының Түбән Кама мәйданчыгында беренче резидент булачак. Проект Россия Хөкүмәте һәм Татарстан җитәкчелеге, Кытай һәм Россия партнерлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. DL-метионин хәзерге заман терлекчелеген һәм кошчылыкны үстерү өчен бик мөһим компонент булып тора. Әлеге проектны гамәлгә ашыру илебезнең агросәнәгать комплексын үзебезнең югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә, илнең азык-төлек иминлеген ныгытырга, шулай ук шактый зур экспорт потенциалын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Завод елына 100 мең тонна DL-метионин җитештерүгә исәпләнгән.  Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, проект стратегик әһәмияткә ия һәм технологик лидерлыкка ирешү һәм илнең азык-төлек иминлеген ныгыту бурычларын гамәлгә ашыруның ачык мисалы булып тора. Җитештерүгә 106 млрд сум инвестицияләнәчәк. Бу 390 эш урыны булдырырга, нефть химиясе һәм биотехнологияне бердәм җитештерү чылбырында берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. 

Республика Рәисе ил Президентына һәм РФ Хөкүмәтенә республика инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул Кытайдагы технологик партнерларга рәхмәт белдерде. "Әлеге проект Россия белән Кытай арасында ышаныч, стратегик партнерлык һәм үзара файдалы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслый. Ышанам ки, әлеге проект уңышлы гамәлгә ашырылачак һәм Татарстан һәм бөтен ил икътисады үсешенә сизелерлек өлеш кертәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, завод «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында төзелгән иң эре объект булачак. "Татарстан Республикасында яңа җитештерү куәтләре барлыкка килү безнең метионинга эчке ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Әлбәттә, бу үзебезнең агросәнәгать комплексының технологик бәйсезлеген тәэмин итүгә зур адым. Алай гына да түгел, планлаштырылган җитештерү күләмнәре безгә югары өстәлгән бәяле продукция экспортын киңәйтү бурычын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле, үзенең масштаблары буенча әлеге проектның Россиядә аналоглары юк", - диде вице-премьер. 

Тантана кысаларында булачак завод нигезенә киләчәк буыннарга юллама белән вакыт капсуласы салынды.

Дмитрий Патрушев шулай ук «Зеленая долина» махсус икътисадый зонасының киләчәк үсеше планнары белән танышты. Мәйданчык югары технологияле җитештерүләрне, шул исәптән биотехнологияләр өлкәсен үстерү өчен булдырылган. Түбән Кама мәйданчыгы инновацияләргә басым ясап, алгарышлы үсеш территориясе буларак карала. Республика икътисады өчен «Зеленая долина» МИЗ меңнән артык югары квалификацияле эш урыннары булдырачак һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре үсешенә ярдәм итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре