Бүген «Казан Экспо»да «Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
«Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсы 16 ел уздырыла. Бу елларда конкурс табибларның корпоратив культурасының мөһим өлеше, медицина һөнәренең абруен күтәрүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән яхшы традициягә әверелде, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.
Төп максат – медицина белгечләренең югары һөнәри казанышларын халык алдында тану. Бүген республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә 50 меңнән артык кеше эшли. РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үзенең видео мөрәҗәгатендә Татарстанның Россия төбәкләре арасында иң югары үсеш алган һәм яхшы җиһазландырылган сәламәтлек саклау системаларының берсенә ия булуын билгеләп үтте.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин хезмәттәшләренә фидакарь һәм игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин командамда үз һөнәренең белгечләре эшләве белән горурланам, алар ярдәмендә бу авыр вакытта республиканың сәламәтлек саклау системасының тотрыклылыгы һәм нәтиҗәлелеге тәэмин ителә. Сез олы йөрәкле һәм олы җанлы профессионаллар, сез үз эшегезгә гаять тугры булып каласыз. Сез кешене тормышының барлык этапларында да ярдәм күрсәтәсез, саклыйсыз, юатасыз һәм өмет уятасыз», – диде ул.
Татартан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда медицина хезмәткәре көне алдыннан «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсына йомгак ясау яхшы традициягә әверелде. «Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Сез - безнең горурлыгыбыз һәм ышанычлы таянычыбыз. Сез кеше гомерен саклыйсыз, бездә булган иң кыйммәтле әйберне - сәламәтлекне сакларга булышасыз. Авыр хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Без, үз чиратында, һәрвакыт сезгә ярдәм итеп торачакбыз» – дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе тантанада катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы» номинациясендә җиңүчене бүләкләде. Ул – Казан шәһәренең М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Россиянең Сәламәтлек саклау отличнигы Зөлфия Ким. «Бу танылу республиканың кардиология хезмәте эше булмаса, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Бик зур рәхмәт!» – диде ул җавап сүзендә. Шулай ук Татарстан Рәисе «Башлангыч звеноның иң яхшы командасы» номинациясендә җиңүчеләргә яңа хезмәт автомобильләренең ачкычларын тапшырды. Үз категорияләрендә иң яхшылары - Казанның 10нчы шәһәр поликлиникасы (шәһәр поликлиникалары), Чистай үзәк район хастаханәсе (балалар поликлиникалары) һәм Әтнә район үзәк хастаханәсе (үзәк район хастаханәләре).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез