Бүген Казан ипподромында Сабан туе хөрмәтенә бәйрәм ярышлары узды. Ярышларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төркестан өлкәсе Хәкиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Хәкиме Нурлыбәк Налибаев карады.
Чабышлар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган спорт чарасында 14тән артык бүләк уйнатылды. Беренче тапкыр ат чабышында «БРИКС илләренең спорт уеннары» бүләге тапшырылды. «Казан» ХАСК холлында 30дан артык эшкуар эксклюзив бизәнү әйберләре, декоратив элементлар, оригиналь уенчыклар һәм кулдан эшләнгән башка әйберләр тәкъдим итте. Ә Татарстанның халык һөнәрләрен тәкъдим итүче һөнәрчеләр чүлмәкчелек, тире иләү һәм агач эшкәртү, тукымачылык һәм керамика рәсеме буенча мастер-класслар оештырдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез