СИБУР Түбән Камадагы «Корабельная роща» шифаханә-профилакториен масштаблы реновацияләүне башлады. Булачак корпус урынында беренче субайны сугу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов катнашты.
Яңа шифаханәдә ел саен СИБУР компаниясенең барлык төбәкләреннән 9 мең хезмәткәр һәм аларның гаилә әгъзалары савыгачак. Ял итүчеләр саны 35% ка артачак. Проектка инвестицияләр 6 млрд сумнан артып китәчәк.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, СИБУР бизнесның социаль җаваплылыгының югары стандартын күрсәтә. „Түбән Кама нефть химиясе" модернизацияләнгән поликлиникасы - дөнья дәрәҗәсендәге заманча медицина учреждениесе, ә предприятиедә хезмәткәрләргә тәэмин ителгән шартлар бөтен төбәк өчен үрнәк булып тора. "Социаль инфраструктураны үстерү буенча масштаблы эшләре өчен СИБУР партнерларыбызга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бу сәламәтлек саклауга гына түгел, югары мәктәпкә ярдәм итүгә дә кагыла. Яңа савыктыру комплексын төзи башлау - әһәмиятле вакыйга. Әлеге объект, һичшиксез, республиканың энҗесе булачак һәм гражданнарыбызның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Төзүчеләргә уңышлар телим", - диде республика Рәисе.
Яңа корпуста кунаклар 120 номерда уңайлы урнаша алачак,шул исәптән 6 инклюзив номерда – аз хәрәкәтләнүче сәламәтләнүчеләр өчен. Бер сменада санаторийда 354 кеше сәламәтләнә алачак, төзекләндерү эшләренә кадәр 262 иде.
Медицина корпусы заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, мәсәлән, магнит турботрон, магнит кыры булган кресло, барокамералар һәм югары интенсивлы лазерлар. Штат квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителәчәк.
Яңа заманча савыктыру комплексына сәламәтләндерү СПА-зонасы, 8 мунча, 24 метрлы бассейн, балалар өчен бассейннар, дәвалау массажы кабинетлары, тренажер залы һәм ЛФК залы, фитобар керәчәк.
Санаторий бинасының мәйданы ике тапкырга артачак – 20 мең кв. метрга кадәр. Санаторий территориясендә җәйге кинотеатр, җәяү йөрү һәм велосипед юллары, балалар мәйданчыклары, футбол кыры һәм ачык шугалак, спорт һәм тренировкалар өчен мәйданчыклар, урам чаралары өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез