Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итә. Татарстан әлеге күргәзмәдә алтынчы ел рәттән катнаша инде. Узган елгы форум йомгаклары буенча республика компанияләре продукцияне чит илгә чыгару җәһәтеннән 20 контракт төзегән. Төбәк җитештерүчеләренең зур кызыксыну күрсәтүләре сәбәпле, быел Татарстан стендының мәйданын ике тапкыр диярлек арттырганнар. Биредә сүз, шул исәптән, “Хәләл” стандартларына туры килердәй продукция җитештерүче компанияләр турында да бара. Узган елда Татарстанның агросәнәгать комплексы чит илләргә 512 миллион долларлык продукция чыгарган. Шуның 45 миллион доллары хәләл продукциягә туры килә. 2025 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә җибәрелгән экспорт күләме 32 процентка арткан. Әлеге ил белән сәүдә элемтәләрен киңәйтү һәм республиканың авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗның артуы турында сөйли бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез