Очрашу кысаларында яклар узган ел Россия Почтасы һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә өстәмә документ имзалады.
Россия Почтасы тиз төзелә торган конструкцияләрдән яңа почта бүлекчәләре урнаштырачак яки Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан 115 торак пунктында булган объектларны ремонтлаячак. Алар барысы да авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләүнең адреслы программасына керә, аны компания Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2022 елдан бирле үткәрә.
Үз чиратында, республика тагын кимендә 100 авыл торак пунктында тиз төзелә торган конструкцияләрдән яңа почта бүлекчәләрен ремонтлауга яисә урнаштыруга акча бүлеп бирәчәк.
Республикада бүлекләр челтәре планлы рәвештә яңартыла. Дүрт ел эчендә РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 88 авыл бүлекчәсе модернизацияләнгән. Узган ел Россия Почтасы Татарстанда 15 почта бүлекчәсен яңарткан. Тагын 15 бүлекчә республика хисабына яңартылган.
Модернизацияләнгән авыл бүлекчәләре киңәйтелгән функционаллары белән аерылып торалар. Аларда, гадәттәге почта хезмәтләреннән тыш, клиентлар дәүләт хезмәтләре сайтында хисап язмасын раслый, кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен һәм сәламәтлекнең махсус җиһазландырылган почмакларында тән температурасын мөстәкыйль үлчи ала.
Татарстан Республикасында Россия Почтасының барлыгы 1112 стационар бүлекчәсе бар, шуларның 830ы авыл җирлегендә урнашкан. Моннан тыш, даими офислары булмаган торак пунктларга 29 күчмә бүлекчә килә.
Почта бүлекчәләре социаль инфраструктураның әһәмиятле объектлары булып тора. Биредә почта һәм финанс хезмәтләре дә бар: килүчеләр хатлар һәм посылкалар җибәрә һәм ала, коммуналь хезмәтләр өчен түли, газета-журанлларга языла һәм беренчел кирәкле товарлар сатып ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез