Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Чаллыда КАМАЗның визит-үзәген ачуда катнашты. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чара кунакларына «Напарник» бронемобилен тәкъдим иттеләр. Техниканың бу төре махсус операция зонасында уңышлы кулланыла. Тагын Миңнеханов белән Чемезовка Чаллыда чыгарылган беренче һәм ике миллионлы йөк машиналарын, шулай ук заманча «КАМАЗ-54901»машинасын күрсәттеләр. Автомобильләрдә Россия Президенты Владимир Путинның имзасы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез