Бу Belgee һәм Geely маркалы җиңел автомобильләрне җыю буенча Белоруссия-Кытай уртак предприятиесе. Узган ел компания 90 меңнән артык автомобиль җыйган, шуларның 60 меңе Россиягә озатылган. Рөстәм Миңнехановка җитештерү турында сөйләделәр, автомобильне җыюның бөтен циклын күрсәттеләр.
35 эшчегә бер автомобиль җыю өчен 12 минут вакыт кирәк икән. Рөстәм Миңнеханов автомобильне сынап карады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез