Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә Белем көне белән видео котлау урнаштырды.
Рөстәм Миңнеханов урнаштырган видеода дәртле музыка астында мәктәп дәресләре белән бәйле җиһаз һәм әсбаплар күренә, хәрәкәтләнә, аннары башкасы белән алышынып, юкка чыга.
"Дуслар, Белем бәйрәме һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм! Укучыларга һәм студентларга уңышлар һәм кызыклы укулар телим.
Дөньяда иң зур байлык — белем.
Белем көне белән котлыйм!" – дигән Республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез