Рөстәм Миңнеханов Белоруссиядә җитештерелгән яңа троллейбуслар тапшыруда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга МАЗ-303Т22 маркалы яңа троллейбуслар тапшыруда катнашты. Чара Казан Ратушасы мәйданчыгында узды.

Техниканы Белоруссиянең Минск автомобиль заводы җитештергән. Троллейбусларны тәкъдим итүдә билгеләп үтелгәнчә, Яңа ел алдыннан шәһәр халкы ихтыяҗлары өчен Белоруссиядә җитештерелгән заманча транспорт тапшыру бик әйбәт традициягә әйләнеп килә.
Быел Казанга 39 яңа троллейбус (2023 елда – 25) тапшырылды. Исегезгә төшерәбез: мондый модельдәге троллейбуслар фәкать Татарстан башкаласына гына җибәрелә.
Рөстәм Миңнеханов троллейбус салоны белән танышты, “Метроэлектротранс” вәкилләре белән аралашты.
“Бик лаеклы һәм сыйфатлы техника, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Белоруссиядәге партнерларыбызга рәхмәт!”
Яңа троллейбуслар тапшыруда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре