Казанда Белоруссиянең генераль консуллыгын ачу турындагы карарны 2026 елның язында кабул иттеләр. Моңа кадәр республика башкаласында Белоруссиянең Россиядәге илчелегенең бүлеге эшләде.
Миңнеханов Харитончикны вазифага билгеләнүе белән котлады һәм яңа вазифасында уңышлар теләде.
«Белоруссия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Узган елда безнең товар әйләнеше 718 млн доллар тәшкил итте. без Белоруссия предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Минскида Татарстан вәкиле эшли. Минск һәм Казан арасында туры авиаэлемтә гамәлгә ашырыла», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Белоруссия президенты Александр Лукашенкога Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм уртак инициативаларны хуплавы өчен рәхмәт белдерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез