Рөстәм Миңнеханов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырган. Бу хакта Комиссия рәисе Андрей Кондратьев башкаладагы «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта әйтте.
– Без сайлау кампаниясенең икенче этабына – кандидатларны теркәүгә кердек, – диде ул. – Кампаниядә катнашучыларның барысының да шартлары бертигез: алар тиешле документларны тапшыралар, тикшерү узалар, имзалар җыялар. Аларның һәркайсы буенча законда билгеләнгән вакытта карар кабул ителәчәк.
Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим итте, дип тә искәртте Андрей Кондратьев.
Теркәлү өчен документлар тапшыру 30 июль (бу көнне дә кертеп) төгәлләнәчәк. Бу вакытта сайлауларда катнашырга ниятләгән барлык кандидатлар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документларның тулы комплектын, шул исәптән муниципаль депутатлар имзалары белән хуплау кәгазьләрен, шулай ук Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләрен тапшыру өчен өч кандидатура турында белешмә тапшырырга тиеш. Кандидат сайланган очракта кандидатураларның берсе сенатор вазыйфасына билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 14 сентябрендә республикада Татарстан Рәисен сайлау, шулай ук Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау (Чаллы шәһәре) һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак.
11 июль көнне республикада сәяси партияләрдән тәкъдим ителгән кандидатлардан документлар кабул итү эше төгәлләнде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә дүрт кандидат документлар тапшырды:
– Руслан Йосыпов – ЛДПР;
– Рөстәм Миңнеханов – «Бердәм Россия»;
– Хафиз Миргалимов – КПРФ;
– Виталий Смирнов – «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез