Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Expo Dubai ачылышында катнаша

Бүген Дубайда Expo Dubai күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең Россия павильонын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

«Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә. Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Бөтендөнья күргәзмәдә Россия павильоны ачылышында катнашу өчен килде», — дип сөйләде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре