Рөстәм Миңнеханов: «Без бергә! Без булдырабыз!»

Бергә булганда без көчле. Без булдырабыз! Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын әнә шундый күтәренке рухтагы сүзләр белән йомгаклады.

Тормыш үзгәрә, әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала. «Ул – туган җиребезгә карата ихлас мәхәббәт. Нәкъ менә әлеге мәхәббәт безне берләштерә дә инде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, безнең көч – әнә шул бердәмлектә. «Бергә булганда без көчле. Без җиңәчәкбез. Без бергә! Без булдырабыз!» – дип тәмамлады Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре