Рөстәм Миңнеханов: «Без – файда эзли торган халык»

Татарстан Рәисе «Мәскәү–Татарстан күпере» яшьләр форумында катнашты

Уңышны язын саныйлар. Гадәттәгечә, татарлар Мәскәү каласында уңыш серләре белән уртаклашты. Россия башкаласында «Мәскәү–Татарстан күпере» форумы үтте. Ул, традиция буенча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм эштә, сәясәттә, сәнгатьтә, спортта, шулай ук бүтән тармакларда танылган татарлар катнашында узды. Сүз уңаеннан, быел форумда төп игътибар хәрби тематикага бирелгән иде. Форумда катнашучы ватандашлар яшьләргә нинди киңәшләр бирде?

«Планны арттырып үтәдем»

Казан егете, Россия Герое Иван Жарский болай диде:

– Мәскәүдә моның кадәр күп якташларны беренче күрүем! Барыгызны да күрүемә бик шатмын. Мин яшьләргә менә нәрсә әйтергә теләр идем. Үз тылың турында, аны ныгыту турында уйланырга кирәк. Хәзер шундый вакыт. Миңа бу җәһәттән уңыш елмайды. Безнең көчебез – безнең тылыбызда. Бер урында гына таптанып тормыйча, үз гаиләңне, балаларыңны алга этәрергә кирәк. Минем улым Михаил Диңгез пехотасы көнендә – 27 ноябрьдә дөньяга аваз салды. Үз язмышын үзе сайлар, тик мин аңа дөрес юнәлеш бирәчәкмен. Мин үзем балачактан ук хәрби булырга хыялландым. Армиядә генә хезмәт итү түгел, хәрби офицер булу иде теләгем. Планны арттырып ук үтәдем, Россия Герое булдым!

«Россия мөмкинлекләр иле»

Иннополис шәһәренең элеккеге мэры, хәзерге вакытта «Сколково» инновацион үзәгендә эшләүче Руслан Шагалиев яшәр өчен Россиянең дөньядагы иң яхшы урын булуын искәртте.

– Россия – мөмкинлекләр иле ул. Илдән киткәннәрнең күпчелеге кире әйләнеп кайта башлады. Һичшиксез, Россия алга таба баруын дәвам иттерәчәк, әмма ул инде элеккеге Россия булмаячак. IT тармакта гына түгел, гомумән, бөтен җирдә дә яшь, белемле белгечләр кирәк. Безнең илдә искиткеч кешеләр яши, бездә традицияләр, белем бирү, технологияләр юнәлеше искиткеч. Шуңа күрә дә башкаларның ялгышларыннан гыйбрәт алып өйрәнегез. Россиядә карьера ясарга да, гаилә корырга да, дуслар табарга да, бизнес булдырырга да мөмкин һәм кирәк. Бу – Җир шарындагы иң шәп урын! – дип, ялкынлы чыгыш ясады. Әлбәттә, кул чаптылар!

Аз-азлап гына аласы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Гагарин Кубогын биш тапкыр откан хоккейчы Данис Зарипов әйтүенчә, кумирлар эзлисе түгел, барысыннан да нәрсә дә булса алырга кирәк.

– Минем ниндидер билгеле бер кумирым юк иде. Күп кенә уенчылар ошый иде миңа, алардан нәрсәне дә булса алырга тырыштым. Һәм минем яшь буынга киңәшем дә шул: берәүгә генә карарга кирәкми. Барысыннан да аз-азлап алырга, шуларның барысын да туплап, үзеңне камилләштерергә кирәк. Үзеңне жәлләмичә эшләү мөһим, – диде хоккейчы. «Ак барс» өчен җан атарга өндәргә дә онытмады.

Татарстанны сайла!

Татар халкының үзенчәлекле булуы турында исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде. Гадәттәгечә, республика лидерының чыгышы шаяру катыш җитди иде.

– Безнең канга, генетикага сеңгән инде ул: без – файда эзли торган халык. Без 10 ел дәвамында ни өчен бирегә килеп йөрибез соң? Без сезне, «иң-иң»нәрне Татарстанга җәлеп итәргә телибез бит. Миңа эшем буенча бик күп урыннарда, чараларда булырга туры килә. Әмма мондагы кебек мохит бик сирәк очрый. Россия сәләтле, ватанпәрвәр, тырыш кешеләргә бай. Без моңа кабат инандык. Төп максат – татар яшьләренең, илнең әйдәп баручы югары уку йортларында белем алып, белемнәрен республика файдасына куллану өчен, өйләренә кайтуы. Моның өчен бик күп эшләргә кирәк, – дип чыгыш ясады Рәис.

Форум саннарда

– Быел «Мәскәү–Татарстан күпере» яшьләр форумы 10 нчы мәртәбә оештырылды.

– Быелгы форумга 1200 кеше килгән иде.

P.S. Чара кысасында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда туган Анна Панкратовага һәм Фатыйх Хәмидуллинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды. Алар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре